Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РФ Мәгариф министрлыгы MAX мессенджерын 2026 елгы кабул итү кампаниясенә интеграцияләде
Югары уку йортына кабул ителгәннән соң, беренче курс студентлары рәсми уку чатларына, каналларына һәм цифрлы сервисларга MAX мессенджеры аша керә алачак.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән платформаны 2026 елгы кабул итү кампаниясенә интеграцияләү нәтиҗәсендә шундый мөмкинлек туды, дип хәбәр иттеләр мессенджерның матбугат хезмәтендә.
Укырга керү турындагы боерык чыкканнан соң, студентларга «Дәүләт хезмәтләр»е порталы аша MAX мессенджерындагы белем бирү оешмасының рәсми уку чатларына кушылырга чакырып белдерү җибәреләчәк.
Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, әлеге интеграция студентлар белән хезмәттәшлекне укуның беренче көннәреннән үк җайга салырга мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз