Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РФ Мәгариф министрлыгы Казанда белем бирүнең сыйфатын бәяләүдә яңа система тәкъдим итәчәк
Россия Мәгариф министрлыгы Казандагы III Халыкара мәгариф министрлары форумында белем бирүне бәяләүдә яңа система тәкъдим итәчәк һәм аны башка илләр дә куллана алачак. РФ мәгариф министры Сергей Кравцов журналистларга шул хакта хәбәр итте.
«Иртәгә узачак форумда без белем бирүнең сыйфатын бәяләүдә яңа бәйсез система булдыру тәкъдимен җиткерәчәкбез. Бу төрле сәяси йогынтыларга дучар ителмәгән мөстәкыйль система булачак. Ул форумда катнашучы илләрдә зур кызыксыну уятыр дип уйлыйм», - дип белдерде Кравцов.
Ул искәртеп үткәнчә, белем бирүне үстерүгә бәйле карарлар сәяси мотивларга буйсынмаска, ә дөнья үсешенә ярдәм итәргә тиеш.
Мәгариф системасын үстерү «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Татарстан һәр яшь кеше үзен күрсәтә алырлык мөмкинлекләр булдыра һәм мохит формалаштыра. Бу алымны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та раслый, ул «Мәскәү – Татарстан күпере» VIII Мәскәү яшьләр форумында: «Безнең бурыч - республика үзенә тартып торырдай шартлар тудыру», - дип искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз