Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РФ Мәгариф министрлыгы: 1-4 сыйныф укучылары ясалма фәһем кулланырга тиеш түгел
1-4 нче сыйныф укучыларына ясалма интеллектны мәктәпләрдә кулланырга рөхсәт ителми, ә 5-11 нче сыйныф укучылары аны мәгълүмат эзләү, катлаулы төшенчәләрне аңлату һәм гипотезаларны тикшерү өчен куллана алалар. Бу РФ Мәгариф министрлыгының методик киңәшләреннән күренә.
Документ нигезендә, башлангыч гомуми белем дәрәҗәсендә ясалма интеллект сервислары укучылар тарафыннан мөстәкыйль кулланылмый.
5-9 нчы сыйныфларда педагог мәгълүмат эзләү, катлаулы төшенчәләрне аңлату һәм гипотезаларны тикшерү өчен ясалма интеллект сервисларын куллануга юл куя ала.
Моннан тыш, 10-11 нче сыйныф укучылары проект һәм тикшеренү эшчәнлеген гамәлгә ашырганда, ясалма интеллект куллана алалар: зур мәгълүмат массивларын анализлау, фаразлау модельләрен төзү, исәпләүләрне автоматлаштыру һәм тикшеренү нәтиҗәләрен күрсәтү өчен визуаль материаллар булдыру өчен.
Укытучының анализ, аргументация һәм иҗади фикерләү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән биремнәрне үтәгәндә, ясалма интеллект технологияләрен куллануны чикләргә хокукы барлыгы ачыклана.
Моннан тыш, арадаш һәм йомгаклау аттестациясен уздырганда, шулай ук укучыларга планлаштырылган уку нәтиҗәләрен мәҗбүри күрсәтүне күздә тоткан башка биремнәрне үтәгәндә ясалма интеллект куллану рөхсәт ителми.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз