Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
РФ мөселманнары Диния нәзарәте составында Чувашия Республикасы мөхтәсибәте оештырылды
Яңа оешманың гамәлгә куючылары арасында Чувашия Республикасы башкаласы – Чабаксар шәһәре, Алатырь каласы һәм Комсомол районының Урмай авылы мөселман җәмгыятьләре бар.
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). РФ Юстиция министрлыгының Чувашия Республикасы буенча идарәсе Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте составында «Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте (Чувашия Республикасы мөхтәсибәте)» үзәкләштерелгән дини оешмасын теркәү турында таныклык бирде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа оешманың гамәлгә куючылары арасында Чувашия Республикасы башкаласы – Чабаксар шәһәре, Алатырь каласы һәм Комсомол районының Урмай авылы мөселман җәмгыятьләре бар.
Республикада һәм аннан читтә билгеле шәхес, дин эшлеклесе, Урмай авылының «Кара пулат» Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Фәнис Сафиуллин яңа оешманың рәисе, Чувашия Республикасы имам-мөхтәсибе итеп билгеләнде. Аны Чувашия Республикасы мөхтәсибәтенең оештыру съезды делегатлары сайлап куйды һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин раслады.
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте Чувашия Республикасында 1996 елдан – Россиянең Үзәк-Европа төбәге мөселманнары Диния нәзарәте составында Чувашия территориясендә беренче җәмгыятьләр теркәлгәннән бирле эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз