news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ һәм Италия сәламәтлек саклау өлкәсе лидерлары Казанда дәүләти-хосусый партнерлык мәсьәләләре хакында фикерләштеләр

Ахырда сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәштек турында Килешү имзаланды

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда Россия Федерациясе һәм Италия Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсе лидерлары дәүләти-хосусый партнерлыкны оештыру, аның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләренә багышланган очрашу үткәрде.

Очрашуда Федераль Җыенның Федерация Советының сәламәтлек саклау комитеты рәисе урынбасары Людмила Козлова, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Югары икътисад мәктәбе фәнни-тикшеренү институтының  сәламәтлек саклау икътисады институты директоры Лариса Попович, Ломбардия төбәгенең программалар һәм бюджетлау комитеты вице-президенты Франческа Бариджи, Нигуарда госпитале төп башкаручы директоры Марко Тривелли һәм башкалар катнашты.

Очрашу кысаларында яклар сәламәтлек саклау системасы һәм аның үсеш стратегиясе турындагы җентекле докладлар белән чыгыш ясады.

Ахырда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән Ломбардия (Италия) төбәгенең III Сәламәтлек саклау һәм социаль тәэмин ителеш мәсьәләләре буенча комиссиясе арасында сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка ТР сәламәтлек саклау министры һәм Ломбардия төбәгенең программалар һәм бюджетлау комитеты вице-президенты кул куйды, дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.                

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100