Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
РФ Җәмәгать палатасында җәмгыятьтә дин оешмалар урыны турында фикер алышалар
Дини оешмаларның этноконфессиональ мөнәсәбәтләрне җайлау һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү буенча тәҗрибәсе Мәскәүдә карала
(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Мәскәүдә Россия Җәмәгать палатасында «Дини оешмаларның этноконфессиональ мөнәсәбәтләрне җайлау һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү буенча тәҗрибәсе» темасына конференция үткәрелде.
Җыенны РФ Җәмәгать палатасы, Ислам мәдәниятенә ярдәм фонды, Мәскәү мөфтияте оештырды. Россия Җәмәгать палатасының милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комиссиясе рәисе И. Е. Дискин әйтүенчә, бүгенге көндә ил алдына килеп баскан авыр чорда барыбыз алдына яңа бурычлар килеп басты.
Мәскәү һәм Россиянең үзәк төбәге мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов билгеләвенчә, җәмгыятьне тәрбияләүдә иң төп урынны рухи кыйммәтләр алып тора. Россия үзенең тарихы дәверендә күп милләтле дәүләт буларак формалашты бүген дә без моны онытмаска тиеш. Без үзебезнең остазларыбызны хөрмәт итәргә тиеш. Галимнәр, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре бергә булганда гына җәмәгать алдында торган куркынычларга каршы тора алырбыз.
РФ Президенты Аппаратының Дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе урынбасары А. Р. Фәйзуллин билгеләвенчә, бүгенге көндә Ислам дәүләтләрендә, Россиянең кайбер төбәкләрендә барган каршылыклар безнең илебез алдына да экстремистик юнәлешләрдәге мәсьәләләрне китереп чыгарды, без аларга әзер булырга тиеш.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин конференциядә катнашучыларны республика мөфтиятенең эш тәҗрибәсе белән таныштырды, татар дини укыту системасының бүгенге көндә Россиядә лаеклы абруй булдыра алуын ассызыклады. Шулай ук яшьләр белән эшләү тәҗрибәсен күрсәтте. Интернет мөмкинлекләренә нигезләнеп дәгъват алып бару юнәлешендә ТР мөселманнары Диния нәзарияте тарафыннан алып барылган гамәлләрне санап узды.
Россиянең Азия өлеше Диния нәзарияте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов бүгенге көндә Россия дәүләтеннән курку нәтиҗәсендә аңа каршы зур сәяси сугыш башланып китүне ассызыклады. Ислам беркайчан да ниндидер куркыныч таратучы булмады һәм була да алмый, ә инде кемнәрдер ислам диненә нигезләнеп төрле начар гамәлләр кылалар икән, алар диннән ерак торучылар һәм аларга ислам исемен куллану дөрес түгел.
Россиянең яһүди Дини оешмалары конгрессы рәисе Коган Зиновий билгеләвенчә, бүгенге көндә Украинада бергә мәктәптә, хәрби уку йортларында белем алган кешеләр бер милләт вәкилләре үзара сугыша башладылар. Күп яктан Россиядә яшәүче яһүдләрнең һәм Россия мөселманнарының язмышлары бер үк. Аның билгеләвенчә, татарлар, башкортлар, Кавказ халыклары күп очракта үзләре яшәгән җирлекләрдә генә эшчәнлек алып барырга тырышалар, ә бу исә глобальләштерү чорында үсешкә комачауларга да мөмкин. Хәзерге вакытта Россия Җәмәгать палатасы яңа фикерләрне әйтү һәм туплау юнәлешендә зур бер мәйданга әйләнде. Аның билгеләвенчә, безгә уртак сайтлар аша бер-беребез турындагы мәгълүматларны таратырга кирәк, үзара хөрмәт булганда гына милләтара һәм динара каршылыкларга киртә куеп булачак.
Кырым мөфтие урынбасары Руслан хәзрәт Баиров үз чыгышында Украинада ике бертуган халыкның үзара сугышы баруга борчуын белдерде. Россиядә мәселманнар үз йортларында итеп хис итәргә тиешлекне билгеләп узды.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренсе урынбасары Ренат Вәлиуллин имзасы белән конгресс сайтында шундый язма дөнья күрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз