Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
РФ Мәгариф министрлыгында прививка ясатмаган балаларны мәктәпкә кертмәскә тәкъдим иттеләр
Вакцинация узмаган балалар белем бирү оешмаларына инфекция алып керергә мөмкин.
(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы куркыныч инфекцияләрдән вакцинация узмаган балаларның дәресләргә йөрүен чикләргә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Прививка ясатмаган балалар белем бирү оешмаларына инфекция алып керергә мөмкин, бу исә башка укучыларның хокукларын боза, дип искәрттеләр министрлыкта.
Ата-аналар, әгәр бала авыру белән контактка кермәсә, аңа туберкулез диагностикасы үткәрүдән баш тарта ала, диелә Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попованың җавабында. Бала фтизиатр бәяләмәсе буенча мәктәпкә килә ала, әмма аның белән контактка керүче балаларның авыру йоктыру куркынычы бар.
«Әлеге чикләүләр илдә туберкулезга бәйле вазгыятьнең имин булмавы белән бәйле. Алар гражданнарның белем алуга хокукын бозу очрагы буларак карала алмый», - диелә документта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз