news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Мәгариф министрлыгы һәм Роспотребнадзор БДИны үткәрүгә карата таләпләр әзерләде

Әлеге таләпләр укучыларны бер-берсеннән зур ара калдырып зигзагсыман утырту, термометрия һәм кулларны эшкәртүне күздә тота.

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы һәм Роспотребнадзор коронавирус инфекциясе таралу шартларында Бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә карата таләпләр әзерләде. Ведомство башлыгы урынбасары Дмитрий Глушко «Комсомольская правда» радиосы эфирында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Алар укучыларны бер-берсеннән зур ара калдырып зигзагсыман утырту, термометрия һәм кулларны эшкәртүне күздә тота.

«Глобаль университетлар» ассоциациясенең БДИны бары тик югары уку йортларына керүчеләр өчен генә үткәрүгә бәйле тәкъдимен шәрехләп, Глушко БДИның асылда шулар өчен генә кирәк булуын, ә укуын көллиятләрдә дәвам итәргә җыенучыларга әлеге имтиханның таләп ителмәвен искәртте.

«БДИны башка вакытка күчерүгә килгәндә, әлегә бу хакта тиешле карар кабул ителмәгән. Без 12 майны көтәбез, ул чагында алдагы бер-ике атнада ничек яшәячәгебез билгеле булачак», - дип өстәде ул.

Мәгариф министры Сергей Кравцов элегрәк хәбәр иткәнчә, Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру вакытын күчерү турындагы карар 12 майдан соң кабул ителергә мөмкин. Үз чиратында, Роспотребнадзорда белдерүләренчә, БДИны август аенда, югары уку йортына керергә җыенучылар өчен генә үткәрү мөмкинлеге карала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100