news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Мәгариф министрлыгы: Дистанцион укуга күчү студентлар стипендиясендә чагылмаячак

Россия Мәгариф һәм югары белем бирү министрлыгы югары уку йортлары студентлары өчен методик тәкъдимнәр әзерли, алар барысы 1,5 меңгә якын булачак.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Дистанцион укуга күчү студентлар стипендияләрендә һәм югары уку йортларындагы хезмәт хакларында чагылыш тапмаячак. Шул турыда Россия Мәгариф һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков белдерде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта Россия югары уку йортларының 65 проценты, коронавирус таралуга бәйле рәвештә, дистанцион укуга күчкән. Студентлар югары уку йортларының электрон системасы аша укытучылар белән элемтәдә торачак.

«Студентлар һәм университет хезмәткәрләренең, беренче чиратта укытучыларның, барлык социаль хокуклары тулысынча якланырга тиеш. Дистанцион укыту — хезмәт хакын үзгәртү өчен сәбәп түгел», — дип искәртте Фальков.

Аның сүзләренчә, министрлык көн саен методик тәкъдимнәр әзерли. Инде 633 онлайн-курс ачык, барлыгы алар 1,5 меңгә якын булачак.

Элегрәк «Татар-информ» коронавирусны профилактикалау максатыннан Казан федераль университеты студентлары 19 марттан дистанцион укуга күчереләчәк, дип хәбәр иткән иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100