news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына техник факультетларда өстәмә бюджет урыннары булдыруны сорап мөрәҗәгать итәләр

“Белем бирү – ул җәмгыять, икътисад заказы, илебезнең киләчәге өчен җаваплылык тою”, - дип саный РФ Мәгариф һәм фән министры А.Фурсенко

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Римма Гатина). “Белем бирү системасының нәтиҗәле эшләве эшләве һәр укытучы җаваплы”, - дип белдерде бүген мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Түбән Камада уза торган республика август киңәшмәсендә РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко.
Аның сүзләренә караганда, мәгариф системасының нәтиҗәле эшләве укучыларны тормышка ни дәрәҗәдә әзерлекле итеп чыгаруда чагыла. “Белем бирү – ул җәмгыять, икътисад заказы, илебезнең киләчәге өчен җаваплылык тою”, - дип саный министр.
А.Фурсенко үз чыгышында мәгариф системасы өлкәсендә хәл ителергә тиешле бик күп мәсьәләләр булуын билгеләп үтте. Иң беренче планга демография проблемасы чыга. “Бөтен проблемалар мәктәптә барлыкка килә һәм хәл ителә. Вузларда исә мәктәптә алмаган белемне бирергә туры килә”, - ди ул.
Азкомплектлы мәктәпләр, аларда тулы канлы белем бирү алмау мәсьәләсе дә министр чыгышыннан читтә калмады. Аның фикеренчә, укучыларны мәктәп автобуслары белән йөртү генә проблеманы хәл итмәячәк, башка юлларны да эзләргә кирәк.
Министр быел абитуриентларның вузларда техник белгечлекләргә өстенлек бирүен уңай күренеш дип билгеләп үтте.
“Физика, химия һәм табигый-фәнни циклына караган башка предметлар буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшыручы укучылар саны артты. Алар техник факультетларга укырга керү турында карар кабул итте. Безгә техник факультетларда өстәмә бюджет урыннары булдыруны сорап мөрәҗәгать итәләр. Бу укучылар һәм аларның ата-аналарының кызыксыну өлкәсенә йогынты ясый алуыбызны күрсәтә”, - диде А.Гыйльметдинов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100