Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы уку елы башлану көнен күчерү-күчермәү мәсьәләсендә карашын белдерде
РФ Президенты ярдәмчесе традицион вакытны күчеререгә тәкъдим иткән иде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 4 август, “Татар-информ”). РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин уку елы башын, көзнең беренче атналарында туризм өчен уңайлы һава торышына бәйле рәвештә, 1 сентябрьдән 15енә күчерергә тәкъдим итте, дип яза “Российская газета”.
“Нигә барысына да мәктәпкә 1 сентябрьдә барырга? Уку елын 15 сентябрьдән башларга була”, – дип сөйләгән Игорь Левитин Воронежда туризм үсешенә багышланган утырышта.
Ил башлыгы ярдәмчесе билгеләп узганча, Көнбатыш Европа илләрендә, территорияләрнең туристик куәтен файдалану максатыннан, “беренче кыңгыраулар”ны мәктәпләрдә 15-20 сентябрьгә күчерәләр.
Әмма әлеге тәкъдим РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында хуплау тапмаган: министрның беренче урынбасары Наталья Третьяк бу төр үзгәрешләрнең максатка ярашлы түгеллеге турында белдергән.
Искәртеп үтик: яңа уку елын 1 сентябрьдән башлау традициясе Россиядә 1935 елда барлыкка килә. Хәзер бу көнне барлык, шул исәптән югары уку йортларында, беренче даими дәресләр уздырыла. Моннан тыш, 1984 елдан башлап 1 сентябрь илдә Белем көне буларак билгеләп үтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз