news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы рус телен пропагандалауга 7,6 миллиард сум акча сарыф итмәкче

Рус телен популярлаштыруның дәүләт максатчан программасын булдыру ниятләнә

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең 2025 елга кадәр дәүләт милли сәясәте нигезендә, 2016 елдан  2020 елга кадәр Россия территориясе һәм чит илләрдә рус теленә ярдәм итү һәм үстерү дәүләт программасын эшләп, тормышка ашыру ниятләнә.

Бүген "Известия" газетасы язганча, Россотрудничество һәм РФ Фән һәм мәгариф министрлыгы РФ Хөкүмәтенә доклад әзерләгән, анда Россиядә һәм башка күпчелек илләрдә Россиягә каршы сәясәт алып баруга бәйле рәвештә, рус телен өйрәнү шартлары начарлану хакында әйтелгән. Документта шулай ук дөньяда аны популярлаштыру буенча чаралар да тәкъдим ителгән.

Рус теленең позицияләрен ныгыту өчен, шул исәптән чит илләрдә дә,  рус телен үстерү буенча яңа федераль программага 5 ел дәвамында 7,6 миллиард сум акча бүлеп бирү ниятләнә: 6,7 миллиард сум - дәүләт бюджетыннан, 640 миллион сумга якыны - субъект бюджетларыннан, калган акчалар - бюджеттан тыш инвестицияләр.

Акчаларны  чит илләргә, аерым алганда, Россия фән һәм мәдәният үзәкләренә, рус мәктәпләре һәм сыйныфларына дәреслекләр, дәрес ярдәмлекләре, рус теле, әдәбияты һәм мәдәнияте буенча фәнни-популяр китап һәм журналар җибәрүне арттыруга тотылачак. Чит илдәге рус мәктәпләренә адреслы ярдәмне арттыру, рус теле укытучыларының квалификациясен күтәрү, өстенлекле инновацияле һәм инвестицияле проектларга ярдәм итү дә карала.

Төрле телеканаллар, радио, басма һәм электрон ММЧ аша рус телен алга этәрү буенча зур күләмле мәгълүмати һәм пропаганда эшчәнлеген оештыру да ниятләнә.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100