Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия тарихы буенча яңа дәреслек кертмәячәк
Аның урынына бердәм тарихи-мәдәни стандарт эшләү планлаштырыла
(Казан, 27 август, “Татар-информ”). Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия тарихы буенча яңа дәреслек кертергә җыенмый. Бу хакта РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов матбугат конференциясе барышында хәбәр итте, дип җиткерә РИА “Новости”.
“Безнең бердәм тарих дәреслеге булмастыр, мөгаен. Бездә бердәм тарихи-мәдәни стандарт эшләнер, аның нигезендә тарих дәреслекләре әзерләнәчәк. Бу бердәнбер дәреслек булачак дигән сүз түгел”, - дип билгеләп узды министр.
Министрлык башлыгы шулай ук барлык язылган дәреслекләр иҗтимагый һәм профессиональ экспертиза узачагы турында әйтте.
Искәртеп үтәбез: узган елның февралендә Россия Президенты Владимир Путин урта мәктәп өчен каршылыклы һәм ике төрле мәгънәле булмаган бердәм Россия тарихы дәреслеген эшләү зарурияте турында белдергән иде. Моннан соң иҗтимагый фикер алышу аша узган бердәм тарихи-мәдәни стандарт булдырылды. Стандарт Россиянең тарих җәмәгатьчелеге тарафыннан расланган. Нәкъ менә аның нигезендә мәктәпләр өчен тарих буенча бердәм дәреслекләр линиясен булдыру ниятләнгән булган.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында элек, тарихның яңа курсы буенча белем бирү, дәреслек әзер булмаса да, 2014 нче елның 1 сентябреннән башлана, дип хәбәр иткәннәр иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз