news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Кырым эшләре буенча министрлыгы һәм Кырым федераль округы вәкилләре Татарстанга эш сәфәре кыла

Делегациянең Татарстанга сәфәре программасы кысаларында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында очрашу узачак

(Казан, 19 май, “Татар-информ”). 19 һәм 20 нче май көннәрендә Россия Федерациясенең Кырым эшләре буенча министры Андрей Соколов җитәкчелегендәге делегация Татарстан Республикасына эш сәфәре кыла. Делегация составында Россия Федерациясенең Кырым эшләре буенча министрлыгы һәм Кырым федераль округы вәкилләре, Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәренең министрлык һәм ведомство вәкилләре бар.

Делегациянең Татарстанга сәфәре программасы кысаларында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында очрашу узачак. Кунаклар, шулай ук, “Химград” технополисына, “Казан” агросәнәгать паркына, “ИНВЭНТ” технополисына, “Казан Арена” стадионына, Спортның су төрләре сараена, “Майский” комбинатына барачак, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайты.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot