news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Куркынычсызлык советы секретаре Николай Патрушев Казанга килде

Шулай ук ТР башкаласына РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич та килде

  (Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Россия Федерациясе Куркынычсызлык советы секретаре Николай Патрушев һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Казанга килде. Аларны “Казан” халыкара аэропортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Николай Патрушев Казанда ИФО субъектлары җитәкчеләре катнашында РФ Куркынычсызлык советы секретаренең һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең күчмә киңәшмәсен үткәрә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot