Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча Татарстанның 320 законына үзгәрешләр кертеләчәк
Фәрит Мөхәммәтшин бу эшне озакка сузмаска кирәклеген искәртте.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча Татарстанның, ким дигәндә, 320 законына үзгәрешләр кертү ниятләнә. Бу хакта Татарстан халыклары ассамблеясы советы утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.
«Төзәтмәләр үз көченә керде, яңа Конституция кабул ителде. Хәзер һәр субъектта шул төзәтмәләрне законнарга кертү кирәк. Татарстанда ул 320ләп законга кагыла. Бу саллы эш, моның өчен юл картасы кирәк. Субъектлар белән килештереп, үзгәрешләрне оператив рәвештә кертергә кирәк», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул, шулай ук, бүген бу тема буенча видеоконференция режимында Россия закон чыгаручылары советының президиум утырышында катнашканын искәртте.
Татарстан парламенты башлыгы фикеренчә, төзәтмәләргә нигезләнеп, законнарны үзгәртүне озакка сузмаска кирәк. «Бу бурычны хәл итәр өчен дә тагын ике-өч ай ябык, чикле режимда эшләргә туры киләчәк», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз