Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РФ Конституциясе күп милләтле дәүләтебездә гражданнарның хокук һәм ирекләрен тәэмин итә - ТР Президенты
Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортындагы киңәшмәне РФ Конституциясе көне белән котлаудан башлады
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортындагы киңәшмәне котлаудан башлады.
Ул җыелучыларны 12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне белән тәбрик итте. Россия Федерациясе Конституциясе 1993 елның 12 декаберендә бөтен халык тавыш биреп кабул ителде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, хәзерге вазгыятьтә әлеге бәйрәм аеруча әһәмияткә ия. Бүген бердәмлек һәм гражданнар текләктәшлеген саклау бик мөһим, диде ТР Президенты.
Россия Федерациясе Конституциясе безнең гаять зур илебезнең төп законы буларак күп милләтле дәүләтебездә гражданнарның хокук һәм ирекләрен тәэмин итә, дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз