news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Конституциясе көнендә илкүләм гражданнарны кабул итү чаралары уздырыла

Шуның буенча РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе гамәлдә

 (Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”). 12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көнендә җирле вакыт белән 12.00 сәгатьтән алып 20.00 сәгатькә кадәр дәүләт хакимият һәм җирле үзидарә органнарында россиякүләм гражданнарны кабул итү көне була. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, Конституция көнендә, 2013 елдан башлап, ул илкүләм чара гамәлдә һәм аны ел саен нәкъ шушы көнне уздыру күздә тотылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot