news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ ҖКның 209 һәм 210 нчы маддәләре буенча 243 кеше 2991 елга хөкем ителгән

Болар барысы да - Татарстанда соңгы 9 елга якын вакыт эчендә кузгатылган 86 җинаять эше нәтиҗәсе

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Соңгы 8 ел да 10 айда, ягъни 2001 елдан бирле РФ Җинаять Кодексының 209 нчы (бандитлык) һәм 210 нчы (җинаятьчел берләшмә оештыру) маддәләре буенча ТР тикшерү органнары һәм прокуратурасы тарафыннан 86 җинаять эше кузгатылган, шулар нәтиҗәсендә 243 кеше хөкем ителгән, шул исәптән оешкан төркемнәр һәм җинаятьчел берләшмәләр лидерлары һәм актив әгъзалары булган 13е гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән. Аларга чыгарылган гомуми срок - 3 мең елга якын вакытка ирегеннән мәхрүм итү, төгәлрәге, 2991 елга.

 ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының 6 нчы оператив-эзләү часте җитәкчесе Павел Серов бүген әлеге министрлыкта журналистлар белән очрашуда шулар хакында хәбәр итте. Болардан кала, оешкан җинаятьчел берләшмәләргә карата РФ ҖКның 209 һәм 210 нчы маддәләре буенча кузгатылган җинаять эшләре кысаларында башка маддәләр буенча да җинаятьчел төркемнәрдә катнашкан 165 кеше 1152 еллык гомуми срокка ирекләреннән мәхрүм ителгән. Республикада оператив вазгыятькә тискәре йогынты ясый торган һәм регионара, хәтта халыкара элемтәләре булган оешкан җинаятьчел берләшмәләрнең шактыеның җинаятьчел эше туктатылган, кайберләре таратылган, диде ул. Биредә «Һади Такташ», «Жилка», «Таһирҗановныкылар», «29 нчы комплекс», «48 нче комплекс», «Татарлар», «Куянныкылар», «56 нчы квартал», «Курицынныкылар», «Кварталлар» оешкан җинаятьчел берләшмәләрен, «Званка»ның «Шаһвәлиев» бандасын, «Ислам җәмәгате» һәм «Балык Бистәсе җәмәгате» законсыз кораллы берләшмәләрен санап чыгу да җитә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100