Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иҗтимагый палата әгъзасы Лисичанск һәм Рубежное балаларына ГТО значоклары тапшырды
РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Россиянең атказанган тренеры һәм ГТО илчесе Ольга Павлова мөһим миссия белән Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә булды – ул Татарстан Республикасы ярдәмендә Кырымдагы «Форос» лагеренда җәйге спорт җыеннары узган балаларны бүләкләде.
ГТО нормативларын үтәгән әлеге балаларга төрле дәрәҗәдәге (алтын, көмеш һәм бронза) значоклар тапшырылды. Спорттагы казанышлар өчен мондый бүләкләр яхшы физик форманы саклау һәм сәламәт милләт үстерүнең әһәмиятен искәртә.
Татарстан Республикасы спортның киләчәк буынны үстерү өчен мөһим компонент булуын үз тәҗрибәсе белән раслады, нәкъ менә шуңа күрә дә җәйге лагерьда Лисичанск һәм Рубежноеның нәни гражданнарына әлеге традицияләрне тапшырырга тырыштылар.
Ольга Павлова сүзләренчә, Лисичанск һәм Рубежное балаларының җәйле ял һәм спорт әзерлеге программасы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Җыеннар Кырымдагы иң яхшы спорт үзәкләреннән берсе булган «Форос» лагеренда уза, анда физкультура белән шөгыльләнү өчен искиткеч шартлар тудырылган. Бу, һичшиксез, балаларга уңышка ирешергә ярдәм итте, алар, элеккеге мөмкинлекләр булмауга да карамастан, ГТО нормативларын үтәде һәм шактый зур нәтиҗәләргә иреште.
«Әлеге балалар – чын спортчылар, квалификацияле инструкторлар һәм «Форос»ның физкультура базасы ярдәмендә алар, катлаулы сынауларны узып, төрле дәрәҗәдәге медальләр яулады», - дип искәртте Павлова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз