Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РФ Илчелеге: Мисырда поездлар бәрелешү аркасында зыян күрүчеләр арасында россиялеләр юк
Мисырда пассажир поездлары бәрелешү нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр арасында Россия гражданнары юк. Бу хакта Россиянең Каһирәдәге илчелеге хәбәр итте, дип яза ТАСС.
«Беренчел мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр арасында Россия гражданнары юк. Илчелек вазгыятьне күзәтүен дәвам итә», - дип хәбәр иттеләр илчелектә.
Мисыр сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, бәрелеш нәтиҗәсендә җиде кеше һәлак булган һәм тагын 112 кеше зыян күргән. Шул ук вакытта зыян күрүчеләрнең бер өлеше хастаханәләрдән чыгарылган инде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз