news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Хисап палатасы стратегик предприятиеләргә дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеген тикшерә

Аның беренче нәтиҗәләре шушы елның көзендә игълан ителәчәк

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). РФ Хисап палатасы кризиска каршы чаралар кысаларында дәүләт аудитын уздыруны өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип саный. Федераль контроль-хисап органы бу эшкә узган елның сентябреннән керешкән. Бүгенге көндә РФ Хисап палатасы кризис чорында дәүләт ярдәменә хокук алган стратегик предприятиеләрдә бу ярдәмнең нәтиҗәлелеген бәяләү буенча тикшерүләр алып бара. Аның беренче нәтиҗәләре шушы елның көзендә игълан ителәчәк. Бүген РФ Муниципаль контроль-хисап органнары берлегенең VIII конференциясендә РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин шулай дип белдерде.

Аның сүзләренә караганда, хәзер федераль исемлеккә кертелгән предприятиеләрнең 200 енең реаль ярдәм алуы турында мәгълүмат бар. Тикшерү эшләре “РусАл”дан башланган. Алга таба “Газпром”, “Берләштерелгән суднолар төзү корпорациясе”, “Автоваз” кебек гигантлар тикшереләчәк. Билгеле булганча, стратегик исемлектә Татарстанның 11 предприятиесе дә бар. Әлегә алардан бары Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе генә ярдәм алуга ирешкән.








news_right_1
news_right_2
news_bot