news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрылыгы эш бирүчеләргә хезмәткәрләренә фитнес өчен акча түләүне йөкли

Спорт белән шөгыльләнүне финанслауга компаниянең җитештерүгә киткән чыгымнарының 0,2 процентына кадәр тотылырга мөмкин

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Киләсе елдан башлап, бөтен компания хезмәткәрләре диярлек, эш бирүчеләрдән фитнес-клубларга йөрүне яки башка спорт белән шөгыльләнгән өчен түләүне таләп итә алачак. Бу хакта "Известия" газетасына РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының хезмәтне һәм аның шартларын саклау департаменты директоры Валерий Корж сөйләгән.

Валерий Корж аңлатып узганча, һәр компания өчен конкрет чаралар исемлеге аерым төзелә, нинди дә булса мәҗбүри чаралар (әйтик, махсус кием сатып алу) булмаган очракта, хезмәт коллективлары үз эш бирүчеләренә бүлеп бирелгән акчаларны фитнес һәм спорт белән шөгыльләнүгә тотарга тәкъдим итә ала. Чөнки эш бирүче ахыргы исемлекне профсоюз яки башка хезмәт коллективы вәкиле белән килештерергә тиеш.

Типлаштырылган исемлек буенча, бу хезмәткәрләргә клуб һәм секцияләрдә спорт белән шөгыльләнгән өчен компенсация түләү; күрсәтелгән чараларны үтәүгә җәлеп ителгән методистларга, тренерларга, белгеч-табибларга эш өчен түләүне дә кертеп, физкультура-сәламәтләндерү чараларын башкару, спорт кирәк-яракларын сатып алу, карап тоту һәм спорт белән шөгыльләнү өчен биналар төзү яки булганнарын реконструкцияләү, эш урынында кешеләрне физик культура һәм спорт белән күмәк җәлеп итү максатларында, физкультура-спорт клублары оештыру  һәм үстерү булырга мөмкин. 

Хәзерге вакытта хезмәткәрләрнең сәламәтлекләренә битараф карау заманча түгел: халыкара тикшеренүләр күрсәткәнчә, эш бирүченең хезмәткәренең сәламәтлегенә тоткан 1 доллар акчасын 4,5 доллар булып янга калдырырга мөмкинлек бирә, диелә язмада.                     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100