Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
РФ хезмәт һәм социаль яклау министры "әрәмтамаклардан" салым җыярга тәкъдим итә
Максим Топилин “күләгәдәгеләр” өчен салым күләмен 20 мең сум итеп билгеләргә мөмкин ди.
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Кеше җилкәсендә көн күрүчеләр өчен салымны 20 мең күләмендә билгеләргә була, дип саный РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин. Бу хакта NTERFAX.RU хәбәр итә.
"Әйдәгез, рәсми рәвештә эшләүче салым түләүче кешене алыйк. Минималь хезмәт хакы күләменнән чыгып санасак, аның күчергән салымы 11 700 сум булачак. Әгәр дә кеше "күләгәдә" икән, аның өчен взносны мәҗбүри медицина иминияте фондына РФ субъекты түли. Төбәкләрдә ул уртача - 8-9 мең. Елына 20 мең сум килеп чыга. Шуннан башларга кирәк", - дигән Топилин журналистларга.
Аның сүзләренчә, керемнәре булып та, "бернәрсә дә түләмәүче, беркайда да катнашмаучылар"ны ачыкларга кирәк.
"Миңа калса, 20 мең – бу ярый, хәтта азрак та", - дип билгеләп үткән Топилин. Ул кеше эшли торган яшьтә булып та, эшләмәгән очракта гына акча җыярга кирәклеген дә искәрткән.
Шуның белән бергә Топилин тиешле закон проектының кайчан булачагы турында ачыклык юклыгын билгеләп үткән.
Элегрәк РФ хезмәт һәм социаль яклау министры әлеге салымны кертү якындагы өч ел эчендә мөмкин булмас әле, дигән иде.
Моңа кадәр бераз алданрак вице-премьер Ольга Голодец Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы поликлиника һәм хастаханәләрдә кулланган өчен рәсми рәвештә эшләмәүче гражданнар түләргә тиешле закон проекты әзерләнүе турында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз