news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ хезмәт һәм социаль яклау министры эш сәфәре белән Татарстанга килә

20 май көнне ул "КАМАЗ" ААҖдә булачак

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). 19-20 май көнне  РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин эш сәфәре белән Татарстан Республикасына килә.

Иртәгә, 20 майда, Казанда министр "WorldSkills Russia 2015" стандартлары буенча III Илкүләм һөнәри осталык чемпионатының "Россия икътисадын үстерүнең төп элементларының берсе буларак һөнәри эшче кадрлар әзерләү" дигән пленар сессиясендә катнашырга ниятли, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Шул ук көнне РФ хезмәт һәм социаль яклау министры "КАМАЗ" ААҖдә булачак, анда РФ Хөкүмәтенең кризиска каршы планы кысаларында эштән кыскартылу куркынычы булган хезмәткәрләрнең мәшгульлеген тәэмин итүгә бүлеп бирелгән федераль бюджет акчаларының ничек сарыф ителүе белән танышачак.

Искәртеп узабыз: хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән халык мәшгульлеге өлкәсендә өстәмә чаралар кысаларында, федераль бюджеттан республикага 936 млн сумнан артык акча бүленгән. Аларның күбесе "КАМАЗ" ААҖдә вакытлы эшләр оештыру, хезмәткәрләрне һөнәри укыту һәм стажировка өчен каралган.    

news_right_1
news_right_2
news_bot