news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы үзгәрештән соң булачак пенсиянең күләмен атады

Пенсияне исәпләү өчен хезмәткәрнең лаеклы ялга чыгар алдыннан соңгы эш урынындагы хезмәт хакы күләме түгел, ә гомер буе эшләгән хезмәт хакы алына.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Пенсия законына үзгәрешләр кертелгәннән соң, россиялеләр хезмәт хакының 40 проценты күләмендә уртача иминият пенсиясе белән тәэмин ителәчәк, ә пенсиянең иң зур күләме 34 мең сумга якын булачак, дип хәбәр итте РФ хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов. Бу хакта мәгълүмат агентлыкларына сылтама ясап, «Известия» газетасы яза.

Пудов билгеләп үткәнчә, пенсияне исәпләү өчен хезмәткәрнең лаеклы ялга чыгар алдыннан соңгы эш урынындагы хезмәт хакы күләме түгел, ә гомер буе эшләгән хезмәт хакы алына. Нәтиҗәдә, исәп-хисап базасы азрак булып чыга. Министр урынбасары илдә уртача хезмәт хакының 40 мең сум тәшкил итүен искәртте. Бу 16 мең сум күләмендәге пенсиягә тәңгәл килә.

Июнь аенда Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин «Известия»гә 2019 елда пенсиянең уртача күләме 15,4 мең сум тәшкил итәчәк дип белдергән иде.

  • Хәзерге вакытта Россиядә ир-атлар – 60, хатын-кызлар 55 яшьтән пенсиягә чыга. Аны 2034 елга ир-атлар өчен – 65, хатын-кызларга 63 яшькә кадәр арттырырга тәкъдим ителә. Шуның хисабына Хөкүмәт лаеклы ялдагыларның пенсиясен арттырырга ниятли.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100