news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы өлкәннәр тормышын яхшырту стратегиясен эшлиячәк

Аерым алганда, стратегия сәламәтлек саклау, мәгариф, транспорт, спорт, мәдәният һәм икътисад өлкәсендә өлкәннәрнең мәнфәгатьләрен кайгыртачак

 (Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2015 елның язына өлкәннәр тормышын яхшырту стратегиясен эшлиячәк, дип белдерә ТАСС тармак министры урынбасары Алексей Вовченко чыгышына сылтама белән.
Аерым алганда, стратегия сәламәтлек саклау, мәгариф, транспорт, спорт, мәдәният һәм икътисад өлкәсендә өлкәннәрнең мәнфәгатьләрен кайгыртачак, - дип билгеләп үтте ул.
Вовченко белдергәнчә, ведомствога бу стратегияне эшләүне, Воронежда дәүләт Советында РФ Президенты йөкләгән.
Хәзер Россиядә 33 млн нан артык өлкән кеше яши, бу илдәге халыкның 23,1 процентын тәшкил итә. Министр урынбасары билгеләп узганча, ведомство алдында россиялеләрнең гомерен озынайту бурычы тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100