news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ һәм Согуд Гарәбстаны үзара визасыз режим турында килешү имзалады

Россия Федерациясе һәм Согуд Гарәбстаны барлык категория паспорт ияләре өчен дә виза таләпләрен бетерү турында хөкүмәтара килешү төзеде. Бу хакта ТАСС яза.

Хәзер бер дәүләт гражданнарына икенче ил территориясенә 90 көнгә кадәр визасыз керергә һәм анда булырга рөхсәт ителә. Моның өчен гамәлдәге чит ил, дипломатик яки хезмәт паспортын күрсәтү кирәк.

Яңа килешү гамәлгә кергәнче, россиялеләргә Согуд Гарәбстанына бару өчен виза рәсмиләштерергә туры килә иде. Ул бер ел дәвамында гамәлдә булды, күп тапкыр керергә хокук бирде һәм илдә 90 көнгә кадәр булырга мөмкинлек бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot