news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Хөкүмәте ягулыкка бәяләрне күтәрмәс өчен тискәре акциз эшли

Ул ягулык бәяләренең кискен үзгәрешен булдырмас өчен бөтен дөньядагы һәм эчке базардагы бәяләр арасында аерманың бер өлешен тигезләргә тиеш була.

РФ Хөкүмәте ягулыкка бәяләрне күтәрмәс өчен тискәре акциз эшли
архив/Ильнар Тухбатов, prav.tatarstan.ru

(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). РФ Хөкүмәте ягулыкка бәяләрне күтәрмәс өчен тискәре акциз эшли. Бу хакта бүген Татарстан Республикасында нефть саммиты кысаларында журналистларга РФ энергетика министры урынбасары Павел Сорокин хәбәр итте диелгән Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

2019 елга автомобиль ягулыгына тискәре акциз эшләнә. Ул ягулык бәяләренең кискен үзгәрешен булдырмас өчен бөтен дөньядагы һәм эчке базардагы бәяләр арасында аерманың бер өлешен тигезләргә тиеш була.

“Бу акциз эшләнеп бетү стадиясендә. Без исәпләгәнчә, бәяләрнең кискен артуын булдырмас өчен аның финал версиясе җитәргә тиеш”, - дигән Павел Сорокин.

“Акцизларның түбәнәюе белән бергә, хәл кыенлашкан очракта, Хөкүмәт нефть продуктларына экспорт пошлинасын кертү хокукын алды. Әмма без ышанабыз, бу механизмны беркайчан да кулланмаячакбыз. Ул нефть продуктларына бәяне төшерергә мөмкинлек бирәчәк, ләкин катгый алым булачак”, - дигән Павел Сорокин.

Нефть компанияләренең җаваплылыгы, шулай ук кулланылган чаралар бәяләрне инфляция чигендә тотарга мөмкинлек бирергә тиеш, дип саный Россия энергетика министры урынбасары. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100