news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Хөкүмәте Татарстанга икътисадта югары үсеш темплары өчен 690 миллион сум бүлеп бирде

Территорияләрнең икътисади потенциалы үсеш темплары буенча Татарстан Россия төбәкләренең беренче унлыгына керде.

РФ Хөкүмәте Татарстанга икътисадта югары үсеш темплары өчен 690 миллион сум бүлеп бирде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Россиянең 40 төбәгенә икътисадта югары үсеш темплары күрсәткән өчен 19,9 миллиард сум күләмендә грантлар бүлеп бирде. Бу хакта РФ Хөкүмәте карарында әйтелә.

«2017 елда территорияләрнең икътисади потенциалын үстерүдә югары темпларга ирешү буенча төбәк башкарма хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү йомгаклары нигезендә 1-40 урыннарны алган РФ субъектларына ярдәм күрсәтү максатыннан, 19,9 миллиард сум күләмендәге бюджетара трансфертлар (грантлар) әлеге 40 субъект арасында бүленә», - диелгән әлеге документка аңлатма язуында.

Карардан күренгәнчә, Белгород өлкәсе һәм Камчатка краенда икътисади үсеш темплары аеруча югары. Әлеге төбәкләр 990,8 һәм 930,7 миллион сум күләмендә грантларга ия булган. Татарстан исә бүленгән акчаның күләме буенча беренче унлыкка кергән. Адыгей Республикасы, Амур өлкәсе һәм Севастополь шәһәренең дә нәтиҗәләре Татарстанныкына якын.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100