news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Хөкүмәте математика һәм музыка мәктәпләреннән сәләтле балаларга күбрәк игътибар бирәчәк

РФ Президенты искәртеп узганча, Сочидагы Олимпиададан соң төп кышкы спорт төрләре буенча укучыларны әзерләү буенча үзәк булдыру проекты тәкъдим ителгән

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Сочида Россиядә яшәүче талантлы балалар белән эш буенча проект гамәлгә ашырылачак. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә РФ Президенты Владимир Путин хәбәр итте.

Россия Президенты искәртеп узганча, Сочидагы Олимпиададан соң спортның төп кышкы төрләре буенча укучыларны әзерләү үзәге булдыру проекты тәкъдим ителгән. Хәзерге вакытта проект тормышка ашырыла. Хәзер бөтен Россиядән 200 бала шушы үзәктә шөгыльләнә.

“Сезгә серне ачам: мин бу проектны үзгәртергә телим. Без инде Кара диңгез ярында ук шактый гына зур объектны сайладык. Мин моның дәүләтнеке булмаган проект булуын телим. Бөтен илдән балалар-үсмерләр спорт мәктәпләреннән җыя торган балалардан тыш, биредә физика-математика һәм музыка мәктәпләреннән дә сәләтле балалар булуын телим. Әлеге балалар үзәгенең спорт, музыка, математика бүлекләреннән торуын планлаштырабыз”, - дип хәбәр итте Илбашы.

Путин фикеренчә, мондый проект үзәктә эшләүче белгечләргә аеруча сәләтле балаларны сайларга, алар белән аерым шөгыльләнергә, ярдәм итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot