news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Хөкүмәте Кырымга 15 миллиард сум дотация бүлеп бирә

Акчалар бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыруга тотылачак

(Казан, 17 октябрь, Татар-информ»). РФ Хөкүмәте Кырым Республикасының бюджет тармагында эшләүче хезмәткәрләрнең эш хакын арттыруга федераль бюджеттан 15 миллиард сум акча бүлеп бирүне хуплаган, дип белдерә ТАСС Министрлар Кабинетының рәсми сайтына сылтама белән.

"Карар проектында 2014 елда Кырым Республикасы бюджетына 15 миллиард сум күләмендә дотация бүлеп бирү каралган. Акчалар бюджет тармагында эшлүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга тотылачак", - дип ассызыкланган Хөкүмәт карарлары исемлегендә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot