news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Хөкүмәте Кырымда 75 мең кешене дәвалау өчен 2,2 млрд сумнан артык акча күчергән

Министрлар Кабинеты карары Кырымның шифаханә-курорт оешмаларында дәвалану мөмкинлеге бирә

  (Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте бүген иртән 2014 елда федераль бюджеттан Социаль иминият фондына 1,3 млрд сумнан артык күләмдә акча күчерелү турында карар имзалады. Төбәк бюджетларына 976 млн сум акча бирелә.

Бу акча социаль хезмәтләр алырга хокукы булган аерым категория гражданнарына Кырым һәм Севастополь шифаханә-курорт оешмаларында дәвалануны финанслау өчен бирелә. Аерым алганда, гражданнарга дәвалау урынына бару һәм кайту бушлай.

Бу максатларга кирәкле акча күләме юлламаның (19 мең сум) һәм авиация транспорты билетының (11,6 мең сум) уртача бәясеннән чыгып исәпләнгән. Федераль бюджеттан каралган өстәмә акча күләме 2,29 млрд сум тәшкил итә.

Бу карар, Кырымның шифаханә-курорт оешмаларында социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы 75 мең гражданны дәвалау мөминлеге бирәчәк, диелгән документта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100