news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Хөкүмәте Кемероводагы янгында зыян күрүчеләргә 76 миллион сум акча бүлеп бирде

Янгында һәлак булучыларның гаиләләренә - 1 миллион, зыян күрүчеләргә 200-400 мең сум күләмендә пособие түләнәчәк.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте Кемерово шәһәренең «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендәге янгында зыян күргән гражданнарга пособие түләү өчен 76 миллион сум акча бүлеп бирде. РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев имзалаган шул хактагы карар Россия Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган.

Документ нигезендә, янгында һәлак булучыларның гаиләләренә - 1 миллион, зыян күрүчеләргә 200-400 мең сум күләмендә пособие түләнәчәк.

Кемерово өлкәсе хакимиятенә зыян күргән гражданнарга, шулай ук янгында һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына өстәмә пособие түләргә киңәш ителгән.

25 мартта Кемерово сәүдә үзәгендә чыккан янгында 60тан артык кешенең гомере өзелде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot