news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

РФ Хөкүмәте бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын инфляция дәрәҗәсендә индексацияләүне хуплады

Шул сәбәпле, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары индексациясе буенча юл карталарына төзәтмә кертү турында карар кабул ителде

  (Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). 2015-2017 еллар бюджет проектында бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын инфляция дәрәҗәсендә индексацияләү каралган, дип хәбәр итә “Интерфакс” РФ финанслар министры Антон Силуанов белдерүенә сылтама белән.
“Хөкүмәт тәкъдим иткән һәм хуплаган карарларның берсе – ул бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары индексациясе буенча юл карталарына төзәтмә кертү. Бу бик мөһим”, - диде Силуанов бүген РФ Хөкүмәтенең бюджетны карауга багышланган брифингына нәтиҗә ясап.
“Без киләсе елда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын инфляция дәрәҗәсендә индексацияләүне карыйбыз. Шул сәбәпле, хезмәт хакы арту дәрәҗәсе буенча юл карталарына төзәтмә кертү зарур, чөнки 2018 елда указда куелган күрсәткечләргә ирешергә кирәк”, - дип аңлатма бирде министр.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100