news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Хөкүмәте Африка дуңгыз чумасына каршы көрәш планын әзерләгән

Анда чир таратучы кабаннарның санын киметү һәм күчеп йөрүләренә юл куймау чаралары да күрсәтелгән.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия территориясенә Африка дуңгыз чумасы кертүгә һәм аны таратуга чик кую турындагы карарны имзалаган. Әлеге документ сишәмбе көнне Хөкүмәт сайтында дөнья күрде.

“Әлеге планны тормышка ашыру федераль органнар һәм субъектлардагы башкарма органнарның Россия территориясенә Африка чумасы кертүгә һәм аны таратуга чик куюны  координацияләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә”, - диелгән документка аңлатма язуында.

Бу карар 2016 елның 28 июлендә Үзәктәге кара җирле булмаган авыл хуҗалыкларын үстерүгә багышланган киңәшмә һәм анда “яхшы булмаган эпизоотик вәзгыять"не исәпкә алу нәтиҗәләре буенча кабул ителгән.

Тексттан күренгәнчә, план чараларында Африка чумасы кертүне һәм аны таратуны туктату буенча оператив эш итүне, ветеринария өлкәсендә контроль-күзәтү һәм терлек ите чималы һәм продукциясенең әйләнеше кагыйдәләрен саклау каралган.

Чир таратучы кабаннарның санын киметү һәм күчеп йөрүләренә юл куймау чаралары да күрсәтелгән.

Африка чумасы, Халыкара классификация нигезендә, хайваннарның йогышлы вируслы булган куркыныч чирләр исемлегенә керә. Ул беренче тапкыр 1903 елда Көньяк Африкада теркәлгән. Россиядә вирус 2007 елдан тарала башлый, шушы вакыт аралыгында йөз меңләп дуңгыз юк ителгән.

Әлеге чир  дәвалауга һәм вакцина профилактикасына бирешми, аны бары катгый карантин чаралары кулланып һәм хайваннарны юк итеп кенә бетерүгә ирешеп була. Кеше өчен бу авыруны куркынычы юк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100