news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Гидрометеорология үзәге Идел буенда кырау төшүе турында кисәтте

РФ Гидрометеорология үзәге Идел буенда кырау төшүе турында кисәтте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Якын көннәрдә Идел буе территориясендә -5 градуска кадәр, Уралда һәм Себернең көньягында -6 градуска кадәр, Россиянең Европа өлеше үзәгендә -2, -3 градуска кадәр салкыннар көтелә. Бу хакта РФ Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Метеоролог сүзләренчә, ил территориясенең күпчелек өлешендә һава температурасы нормадан түбән булачак. «Салкын һава көнбатыштан көнчыгышка тарала. Бу илнең бөтен территориясендә диярлек һава массалары, якшәмбедән башлап, бөтен җирдә төньяктан булачак», – дип аңлатты ул.

Озак вакытка җылы һава торышы Приморье краенда һәм Хабаровск краеның көньягында гына сакланачак. Анда температура +20 градустан югарырак булачак, дип өстәде Вильфанд.

news_right_1
news_right_2
news_bot