news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Генпрокуратурасы: «Аэрофлот» системасы эшендәге өзеклекнең сәбәбе - хакерлар һөҗүме

РФ Генераль прокуратурасында «Аэрофлот» мәгълүмат системасы эшендәге өзеклекнең сәбәбе хакерлар һөҗүме булуын расладылар.

«Россия Генераль прокуратурасы йөкләмәсе буенча Шереметьево аэропортында рейслар тоткарлану һәм кичектерелүгә бәйле рәвештә күзәтчелек чаралары оештырылды. Моның сәбәбе - хакерлар һөҗүме нәтиҗәсендә «Аэрофлот» мәгълүмат системасы эшендә барлыкка килгән өзеклек», – диелә күзәтчелек органының Телеграм-каналында.

Компьютер мәгълүматларыннан законсыз файдалану турында җинаять эше кузгатылган.

Авиакомпаниянең мәгълүмат системалары эшендә өзеклек барлыкка килүе турында элегрәк язган идек. Моңа бәйле рәвештә «Аэрофлот», SU1276/1277 Мәскәү - Казан - Мәскәү рейсын да кертеп, 40тан артык рейсны кичектерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot