news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Генераль прокуроры Игорь Краснов Казандагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды

Россия Федерациясе Генераль прокуроры Игорь Краснов Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә мемориалның Мәңгелек утына чәчәкләр салды. Бу хакта Россия Федерациясе Генераль прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Игорь Краснов бүген Казанга килде. Аэропортта аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхсән каршы алды.

Күзәтчелек ведомствосы башлыгы уктан ату буенча Россия Федерациясе Генераль прокуроры Кубогына IV Бөтенроссия турнирын ачачак һәм яшь спортчылар өчен заманча комплекс төзелешенә старт бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot