Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РФ Генераль прокуроры Александр Гуцан Казанда укчылар турнирына старт бирде
Бүген «Ак барс» аренасында уктан ату буенча «Россия Федерациясе Генераль прокуроры Кубогы» V Бөтенроссия ярышлары старт алды.
Ярышлар башланыр алдыннан тамашачыларга Россиянең Генераль прокуроры Александр Гуцан мөрәҗәгать итте.
«Кадерле дуслар, быел без юбилей турниры уздырабыз. Уктан атарга яратучыларны янә кунакчыл Казан каршы ала. Кубок өчен көрәшергә Татарстанга илебезнең 48 төбәгеннән 600 гә якын спортчы килде. «Ак Барс Арена» да беренче тапкыр беренчелек өчен Карелия, Ингушетия һәм Амур өлкәсе командалары көч сынашачак. Бу вакыт эчендә, белгәнегезчә, турнир бүләкләр өчен ярыш кына булудан туктады. Ул зур спортка ышанычлы юллама, Россия милли җыелма командасы өчен чын кадрлар алачыгы булды.
Бу – дуслык һәм уңышның тере тарихы, аны без барыбыз бергә язабыз: оештыручылар, судьялар, тренерлар, ата – аналар, җанатарлар һәм, әлбәттә инде, сез – безнең яшь спорт талантларыбыз. Алда – ярышлар атнасы. Шикләнмим, һәркем тулы көченә тырышыр. Үзегезгә ышаныгыз һәм алга барыгыз», - диде Гуцан.
Турнир Казанда 14-18 сентябрь көннәрендә узачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз