news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Финанс министрлыгы пенсияләрне индексацияләүне киметү хисабына бюджет акчасын янга калдырырга тәкъдим итә - ММЧ

Ведомстводагы чыганак хәбәр иткәнчә, бу бюджет өчен 2,56 трлн сумны сакларга булышачак

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). РФ Финанс министрлыгы 2016-2017 елларда пенсияләрне индексацияләү һәм социаль тәэмин ителешне киметү хисабына бюджет акчасын янга калдырырга тәкъдим итә, дип яза ТАСС чыганакка сылтама белән.

2016 елда РФ бюджеты дефициты Финанс министрлыгы тәкъдим иткән 2,4 проценттан, әгәр Хөкүмәт министрлык һәм ведомстволарның чыгымнар буенча барлык тәкъдимнәре белән килешсә, 5,2 процентка кадәр артачак, ди чыганак.                          

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100