news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Финанс министрлыгы кредит каникулларын ярты елга озайтырга тәкъдим итте

РФ Финанс министрлыгы кредит каникулларын 2022 елның 30 сентябреннән 2023 елның 31 мартына кадәр озайтырга тәкъдим итте. Тиешле документ норматив-хокукый актлар проектларының федераль порталында басылып чыкты. Бу хакта «РИА новости» яза.

«Кредит каникуллары механизмының гамәлдә булу вакытын озайту авыр тормыш хәленә эләккән һәм әлеге чарадан файдаланырга өлгермәгән гражданнарның хокукларын якларга, шулай ук кредиторларның финанс тотрыклылыгына янаган куркынычны киметергә мөмкинлек бирәчәк», – диелә проектка аңлатма язуында.

Кредит каникуллары механизмын гамәлгә кертү россиялеләргә тышкы санкцияләрнең тискәре йогынтысын киметергә мөмкинлек бирә. «Кредит каникуллары керемнәрнең кимүе белән очрашкан һәм заем алучыларның дефолтын булдырмау, аларның түләү сәләтен саклап калу өчен эффектив чара булуын күрсәтте», – дип аңлата министрлык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100