news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Финанс министрлыгы илнең 19 төбәгенә үзмәшгульләр өчен салым режимын кертәчәк

Октябрь ахырына 40 меңнән артык татарстанлы, үзмәшгуль булып теркәлеп, үз бизнесларын легальләштергән.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Россия Финанс министрлыгы үзмәшгульләр өчен салым режимын илнең тагын 19 төбәгендә кертергә тәкъдим итте. Бу хакта хокукый мәгълүмат порталындагы закон проектында хәбәр ителә.

«2020 елның 1 гыйнварыннан федераль әһәмияткә ия Санкт Петербург шәһәрендә, Воронеж, Волгоград, Ленинград, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Ростов, Самара, Сахалин, Свердловск, Төмән, Чиләбе өлкәләрендә, Красноярск һәм Пермь крайларында, Ненец автономияле округында, Ханты-Манси автономияле округы — Юграда, Ямал-Ненец автономияле округында һәм Башкортстан Республикасында үзмәшгульләр өчен салым режимы гамәлгә кертеләчәк», - диелә хәбәрдә.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, октябрь ахырына инде 40 меңнән артык татарстанлы, үзмәшгуль булып теркәлеп, үз бизнесларын легальләштергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100