news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ фән һәм мәгариф министры мәктәпләрдә хезмәт дәресләрен модернизацияләргә тәкъдим итте

Аның сүзләренчә, укучылар заманча дөнья шартларында тормышка әзерләнгән булырга тиеш

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). РФ фән һәм мәгариф министры Дмитрий Ливанов "Россиянең ел укытучылары" конкурсында катнашучылар белән очрашуда Россия мәктәпләрендәге хезмәт дәресләре, заманча дөнья шартларын һәм яңа технологияләрне истә тотып, җитди модернизацияләнергә тиеш, дип белдергән. "РИА "Новости" халыкара мәгълүмат агентлыгы.

"Безнең мәктәпләрдә булган һәм сакланып калган хезмәт дәресләреннән, технологияне укытуның яңа дәрәҗәсенә күчәргә вакыт, алар балаларга технологияләр белән эшләүнең гамәли күнекмәләрен генә түгел, булачак һөнәр нигезләрен, һөнәри юнәлеш тә бирер иде", - дигән Ливанов. Аның сүзләренчә, укучылар заманча дөнья шартларында тормышка әзерләнгән булырга тиеш.

"Безне әйләндереп алган, балаларыбызны тагын 5-10 елдан камап алачак технологияләрнең бик тиз алмашынуын күрәбез һәм балаларны югары технологияле дөньяда яшәргә генә түгел, әлеге технологияләрдән файдаланырга, аларны дөрес кулланырга өйрәтү зарур. Бу бик мөһим бурыч", - дип белдергән министр.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100