news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ ЭЭМ гражданнарның полиция белән аралашуы буенча ярдәм-кулланма тәкъдим итә

Ярдәмлектә полицейскийларның хокуклары, нәрсә эшләргә тиешле булулары, торакка кайсы вакытта үтеп керә, физик көч һәм махсус чаралар куллана алу-алмаулары һәм атрибутлары турында аңлатыла

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Гражданнарның полиция белән аралашуы буенча ярдәм-кулланма рәвешендә, РФ Эчке эшләр министрлыгы үзенең сайтында инструкция урнаштырган.

Памятка в помощь гражданину о Федеральном Законе “О полиции” дип аталган әлеге ярдәмлектә полицейскийларның хокуклары, нәрсә эшләргә тиешле булулары, торакка кайсы вакытта үтеп керә, көч куллана алулары һәм атрибутлары турында аңлатыла.

Шулардан берничәсен мисал итеп китерү урынлы булыр. Анда, мәсәлән, кешене документларын тикшерү өчен нигез булган сәбәпләр аныклап язылган, ләкин тоткарлау вакыты 48 сәгатьтән арта алмый, диелгән. Хокук сакчысы хуҗасы рөхсәтеннән башка гражданнар гомерен яки мөлкәтен саклап калу, җинаять кылуда шиклеләрне тоткарлау өчен һ.б. очракларда ишекне ватып керә ала; җинаять кылганлык шиге белән, шулай ук гражданнар һәм җәмгыять куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен затларны тоткарлый алуы һ.б. турында шәрехләнгән. Боларга өстәп, полициянең махсус таяк, газ җибәргеч, төсләндергеч, электрошокер, яктылык һәм акустик шок ясау чаралары, утлы корал, зур басымлы су сиптергеч, бронемашина, каршылыкны җимерткеч, кешеләр төркемен блокировкалау, транспортны туктату һ.б. төр чаралар, хезмәттә файдаланыла торган өйрәтелгән хайваннар - боларның нинди төрен кайсы вакытта һәм нинди шартларда кулланырга хокуклы булуы һәм, әйтик, кешегә суккан вакытта кайсы төшенә сугарга ярамаганы (анда 6 урын телгә алына) турында мәгълүмат бирелә, шулай ук физик көч, утлы корал һ.б. төр махсус чараларны кемнәргә карата кулланырга хокукы булмаганы да аерып күрсәтелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot