news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ эчке эшләр министры урынбасары Татарстанда экстремизм һәм террорчылыкка каршы көрәштә ведомствоара хезмәттәшлекне ныгытырга өнди

Артем Хохорин Идел буе мөселманнары өчен исламның традицион булмаган агымы таралу куркынычы әле һаман яшәвен белдерә

(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының узган елгы эшчәнлегенә, тулаем алганда, уңай бәя бирә. Бу хакта бүген министрлыкның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган коллегия утырышында Россия эчке эшләр министры урынбасары – РФ ЭЭМ Тикшерү департаменты башлыгы Александр Савенков билгеләп үтте.

Федераль кунак Татарстанның эчке эшләр органнарының хокукый тәртип һәм иминлекне тәэмин итү буенча куелган бурычларны хәл итүгә ирешкәнен ассызыклап: “Татарстанда криминоген вәзгыятьне яхшырту буенча күләмле эш башкарылган, республикада хәзер күпкә куркынычсызрак. Финанс-кредит өлкәсендә, оборона-сәнәгать комплексында, бюджет чараларын үзләштерү белән бәйле җинаятьчелеккә каршы көрәштә билгеле бер уңышлар турында сөйләргә була”, - диде Александр Савенков. Ул массакүләм чаралар вәкилләре белән аралашу барышында гражданнарның иминлеге югары дәрәҗәдә тәэмин ителгәнлеген дә билгеләп үтте.

Ул шулай ук экстремизм һәм террорчылыкка каршы көрәштә Татарстанда ведомствоара хезмәттәшлекне ныгытырга өндәде. А.Савенков әйтүенчә, Татарстан үсеш алган төбәк буларак чит ил гражданнарын җәлеп итә, ә алар арасында вәзгыятьне какшатып, экстремизмны чәчәк аттырырга теләүчеләр дә очрап тора. Шуңа күрә, Татарстанның эчке эшләр органнары бу мәсьәләдә уяу булырга тиеш, дип саный Александр Савенков. Әлеге мәсьәләгә килгәндә, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин да Идел буе мөселманнары өчен исламның традицион булмаган агымы таралу куркынычы әле һаман яшәвен шәрехләп узды. Әле һаман да кайбер торак пунктларда экстремистик идея тарафдарларының берләшүенә мисаллар бар, диде.

Министр урынбасары киңкүләм спорт вакыйгалары алдыннан оператив-эзләү һәм профилактик чаралар үткәрү бурычы торганын искәртте. Аның сүзләренә караганда, моның өчен террорчылыкка каршы комиссияләрнең, куркынычсызлык советының тулы потенциалын куллану мөһим.

Александр Савенков тарафыннан мактау сүзләре генә түгел, шелтәләү дә булды. Ул кимчелекләр арасында җинаятьләрне ачыклау дәрәҗәсенең түбәнәюен, туктатылган эшләрнең артуын әйтеп узды. “Җәзаның котылгысызлыгы принцибының чынга ашмавы халыкның ышанычын сүлпәнәйтә”, - дип кисәтте А.Савенков.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot