Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында 44 тыңлаучыга дипломнар тапшырылды
РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында 44 тыңлаучыга дипломнар тапшырылды
(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Денис Тихонов). Бүген РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында читтән торып уку бүлегенең 44 тыңлаучысына урта һөнәри белем турында дипломнар тапшырылды. Шуларның өчесе кызыл диплом алды.
Уку йортын тәмамлаучыларны РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты башлыгы генерал-майор Наил Сафиуллин һәм ТР Эчке эшләр министрлыгының кадрлар идарәсе башлыгы урынбасары полковник Ренат Гатауллин котлады. Наил Сафиуллин билгеләп үткәнчә, урта һөнәри белем турындагы диплом тыңлаучыларга юриспруденциядә база белеме бирә, шунлыктан чираттагы баскыч югары белем булырга тиеш.
ТР Эчке эшләр министрлыгы Казан юридик институтының читтән торып уку факультеты башлыгы урынбасары Илдус Нуретдинов сүзләренә караганда, хәзерге чыгарылышның өч тыңлаучысы – Казан транспорт эчке эшләр идарәсен, ә калганнары Тарарстанның хокук саклау органнарын тәкъдим итә.
Шунысын да искәртик, 1 июньдә читтән торып уку бүлегенә кабул итү имтиханнары башлана. Конкурс бер урынга 2-3 кешене тәшкил итәр дип фаразлана. Быел уку йортына барлыгы 99 кеше кабул ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз