news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РФ Эчке эшләр министрлыгының Алабуга урта милиция мәктәбе Суворов училищесына әвереләчәк

РФ Эчке эшләр министрлыгының Алабуга урта милиция мәктәбе Суворов училищесына әвереләчәк

(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 2008 елдан Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Алабуга милиция мәктәбе үз эшчәнлеген туктата. Ә әлеге мәктәп базасында РФ ЭЭМ Суворов училищесы үз вазифаларына керешәчәк. Бүген бу хакта Казанның “Корстон” кунакаханә-сәүдә-күңел ачу комплексында ачылган Бәйсез Дәүләтләр Берлегенә керүче илләрнең эчке эшләр органнарының (полиция) кадр аппаратлары җитәкчеләренең киңәшмәсендә, Татарстанның беренче вице-премьеры Равил Моратов шәрехләп узды.

“Шундый мөһим карар өчен Россия Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенә олы рәхмәт. Ышанабыз, Суворов училищесына белем алырга барачак үсмер егетләр һәм кызлар, җитди патриотик тәрбия алып, ватанның ышанычлы сакчыларына әйләнер. Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Кадрлар тәэминаты департаменты әлеге училищены үз яклау канаты астына алыр дип уйлыйбыз”, - дип белдерде Равил Моратов.

Утырышның сәламләү өлешеннән соң, киңәшмә эшендә катнашучы РФ ЭЭМ Кадрлар белән тәэминат департаменты башлыгы Владимир Кикоть журналистларның сорауларына җавап бирде. “Милиция урта мәктәбе проблемалары “Хәрби бурычлар һәм хәрби хезмәт турындагы” Законга үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертү нәтиҗәсендә туа. Махсус югары уку йортларында белгечләр әзерләү РФ Эчке эшләр министрлыгы финанславы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Күптән түгел көндезге урта уку йортлары базасында Суворов училищеларын оештыру турында карар кабул ителде”, - дип хәбәр итте ул. Мәртәбәле кунак әйтүенчә, Россиядә бүгенге көндә шундый ике суворов училищесы эшли, аларның берсе – Новочеркасскида, икенчесе – Санкт-Петербургта.

Бүгенге көндә илдә 5 урта милиция мәктәбе исәпләнә. Башка субъект җитәкчеләре дә урта мәктәпләрне Суворов училищесына әверелдерү тәкъдиме белән чыккан. Ә мондый училищега Татарстанда нигез салу идеясен ТР Президенты тәкъдим иткән.

ТР Эчке эшләр министры урынбасары – кадрлар идарәсе башлыгы Фоат Зиннуров “Татар-информ” агентлыгы журналистына хәбәр иткәнчә, РФ ЭЭМ Алабуга урта милиция мәктәбенә укучылар гомумбелем бирү мәктәбен тәмамлап кергән булсалар, Суворов училищесына өч еллык укыту вакыты белән үсмерләр 8 нче сыйныфтан соң кабул ителә. Училище дипломын алып чыгучылар РФ ЭЭМ Казан юридик институтында да гыйлем эсти ала. “Бүгенге көндә Алабуга урта милиция мәктәбендә белем алучыларга куркыныч янамый. Барлыгы 600 баланың быел 300 е - чыгарылышка каралган, тагын 300 е - икенче елга чыгарылыш кичәсен тантана итәчәк. Ә 2007-2008 уку елына кабул итү булмаячак”, - дип белдерде Фоат Зиннуров.

news_right_1
news_right_2
news_bot