news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Эчке эшләр бүлекләренең кизү тору частьләре хезмәткәрләре арасында уздырылган конкурста Идел буе районы ЭЭИ хезмәткәре Айдар Хаҗиев өченче урынны алган

РФ Эчке эшләр бүлекләренең кизү тору частьләре хезмәткәрләре арасында уздырылган конкурста Идел буе районы ЭЭИ хезмәткәре Айдар Хаҗиев өченче урынны алган

(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 2007 елның беренче яртыеллыгында оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча, Казанның иң яхшы район идарәләре булып, Идел буе, Яңа-Савин һәм Мәскәү районнары танылган.

Казан буенча Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, агымдагы елның узып киткән алты ае эчендә Казан милициясе гарнизоны һөнәри осталыкны ачыклаучы республика һәм бөтенроссия конкурсларында актив канашкан.

10-12 июль көннәрендә Белгород шәһәрендә РФ Эчке эшләр бүлекләренең кизү тору частьләре хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсының финал этабы үткән. Җитди көрәш барышында, югары теоретик белем һәм ныклы практика гамәлләрен күрсәткән милициянең өлкән лейтенанты, Идел буе районы Эчке эшләр идарәсенең “Промышленный” милиция бүлегенең оператив дежурные Айдар Хаҗиев өченче урынны яулаган.

6 нчы июльдә 2006 ел өчен “ТР Хокук саклау органнарының иң яхшы тикшерүчесе” республика конкурсы нәтиҗәләре игълан ителгән иде. Нәтиҗәдә, әлеге исемгә юстициянең өлкән лейтенанты, Казан ЭЭИ каршындагы тикшерү идарәсенең эчке эшләр бүлеге буенча өлкән тикшерүчесе Сергей Гужов лаек булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100