news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РФ Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы фитр сәдакасы күләмен билгеләде

Ай календаре нигезендә, 2023 елда Рамазан ае 22 мартта кояш батканнан соң башлана. Уразаның беренче көне – 23 март, соңгы көне – 20 апрель. Быел Ураза гаете 21 апрельгә туры килә. Тәравих намазы 22 марттан 19 апрельгә кадәр укыла. 2023 елның 15 мартында РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы утырышында кабул ителгән «Рамазан аенда ураза тоту (2023)» дип аталган дини бәяләмәдә шундый мәгълүматлар китерелә. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге бәяләмә нигезендә, быел фитр сәдакасы күләме аз керемлеләр өчен – 150, кереме уртача булган кешеләр өчен – 500, иркен тормышлы кешеләр өчен 800 сум тәшкил итә.

Бу сумма хөрмә, арпа, бодай һәм йөзем кебек азык-төлекнең уртача бәясеннән чыгып билгеләнгән. 150 сум - минималь сумма һәм аны һичшиксез түләргә кирәк. 500 һәм 800 сум – түләргә киңәш ителгән сумма. Әгәр мөселман кешесе зәкятне бәйрәм гыйбадәтенә кадәр түләп өлгермәсә, салымның мәҗбүрилеге барыбер саклана: аны мөмкинлек булу белән үк түләргә кирәк.

Нигезле сәбәп белән ураза тота алмаган кеше түли торган фидия сәдакасының минималь күләме 300 сум тәшкил итә. Әмма бу сумма ашауга сарыф ителгән чыгымнарга бәйле рәвештә артырга яки кимергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100